Сайт для воспитателей детских садов



Литературная викторина, посвященная творчеству Мусы Джалиля

 

Программное содержание:

  1. Познакомить детей с жизнью и творчеством татарского поэта Мусы Джалиля.
  2. Закрепить умение правильно рассказывать стихи на татарском и русском языках.
  3. Воспитывать уважение и любовь к татарским писателям и поэтам.
  4. Создать позитивный эмоциональный настрой.

Материал к занятию:

  1. Портрет Мусы Джалиля. Его книги. Макет Памятника.
  2. Видеоматериал. Аудио - СDзапись гимна РТ.
  3. Иллюстрации к стихам, куклы.
  4. Цветы гвоздики по количеству детей.

 

 

Дети входят под песню Мөхтәра Минһаҗева «Солдатлар».

1 реб. Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле,

Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле

Тагын берәр ил бармы?

Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә,

Все: Безнең туган ил генә.

Ведущая: Сегодня мы поговорим о татарском поэте Мусе Джалиле.

Родился он 15 февраля 1906г. в Оренбургской области деревне Мустафино, и стал шестым ребенком в многодетной семье. В школу Муса отправился в шесть лет, позавидовав старшему брату. Спокойный мальчик за первый же год учебы освоил всю программу начальной школы. Он был трудолюбивым, старательным, музыкальным. С раннего возраста начал писать стихи, которые печатались в детских журналах под псевдонимом «Кечкенә Муса» (маленький Муса).

А, когда настала Великая Отечественная Война, в 1941 году он в первых попросился на фронт. В перерывах между боями поэт писал стихи и очерки для поднятия духа и настроения бойцов. Попав в плен, Муса Джалиль создал антифашистскую группу, которая подпольно вела борьбу в плену врага.

2 реб. Герой не гибнет, умирая

Двойная жизнь ему дана

И эта жизнь его вторая

Бессмертной славою полна.

Ведущая: А сейчас проведем викторину «кто больше знает о Муса Джалиле?»

Разделимся на две команды:

1. «Звезды» – 6 человек. (Ребенок читает стихотворение «Звезды» - «Йолдызлар».)

Җәйге аяз төндә
Зәңгәр күккә карыйм.
Зәңгәр күктә янган
Йолдызларны саныйм.
Кояш баткан инде,
Шәфәкъ кызыллыгы.
Сүнгән саен сүрелә
Көннең кызулыгы.
Караңгылык төшә
Дәшми-нитми генә,
Көндез арганнарга
Тәмле йокы теләп.
Иртә белән куе
Ап-ак чәчәк аткан
Алмагачны хәзер
Кара пәрдә япкан.
 
Тынып калган кырлар,
Елга урман, чокыр.
Төн китергән безгә
Тынычлык һәм йокы.
Ә йолдызлар әле
Яңа гына торып,
Төнге сменага
Чыгып баскан кебек,
Тере, батыр карап
Елмаялар серле,
Зирәк караш белән
Күзәтәләр җирне.
Җир йокыга чумган,
Ә йолдызлар уяу.
Янып торалар алар
Төне буе шулай.

2. «Ромашки» – 6 человек. (Ребенок читает стихотворение «Кызыл ромашка».)

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Вопросы к викторине.
Ведущая:

1. В каком году родился Муса Джалиль? (15 февраля 1906 году.)

Сколько лет ему исполнилось бы в этом году? (108 лет.)

2. Как звали отца Муса Джалиля? (Мустафа.)

3. Сколько лет было Мусе Джалилю, когда он написал первое стихотворение?

(6-7 лет.)

4. Когда впервые было напечатано его стихотворение? (В 13 лет.)

5. Отрывок из какого произведения я прочитаю?

Минем бар бер маэмаем

Кара борын Акбаем
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Ребенок читает стихотворение «Акбай»
Минем бар бер маэмаем
Кара борын Акбаем
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
 
Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм
 
Ул окоптан окопка
Хат ташырга өйрәнсен!
Командирын дошманыннан
Яклашырга ойрәнсен!
 
Яралыга су илтсен,
Һәрнәрсәгә өлгерсен.
Нәрсә генә сизсә дә,
Командирга белдерсен.
 
Менә шуның барсын да
Мин өйрәтәм Акбайга.
Акбай әзер һәрвакыт
Туган илен сакларга!
Отрывок из какого произведения я прочитаю?

Под горою у болота

Не смолкая ни на миг
День и ночь лопочет что-то
Разговорчивый родник.
Ребенок читает стихотворение «Родник»
Как по долине льющийся родник,
В дороге пел я песни то и дело.
И все казалось сердцу, что от них
Земля вокруг цвела и молодела.
 
Не иссушила в зной меня жара,
Не застудили вьюжные погоды,
И в песнях чистый голос серебра
Летел к друзьям, осиливая годы.
 
Как путник ловит влажную струю
Губами, пересохшими от жажды,
Так песню задушевную мою
Друзья ловили сердцем не однажды.
 
Родник и ночью отражает свет, —
Так я светил вам, жил я с вами рядом
И пел друзьям о радости побед,
Пел о любви, что обжигает взглядом.
 
Как соловей на берег родника
Приходит, чтоб испить воды приветной,
Так ты ко мне, красива и легка,
Мой соловей, приходишь в час рассветный.
 
Не скрою я, что ты в моей судьбе
Всегда большое место занимала.
И самые нежнейшие тебе
Дарил я песни -- и дарил немало,
 
Когда пройдет, как песня, жизнь моя,
Когда замолкну, близких покидая,
Не думайте, что умер я, друзья, —
В сердцах миллионов буду жить всегда я.
 
Родник в земле похоронить нельзя,
Частицей станет он морской стихии.
Я буду улыбаться вам, друзья,
И петь вам буду, люди дорогие!

6. Какие еще стихотворения Мусы Джалиля вы знаете?

«Карак песи», «Песня о храбром джигите», «Күршеләр», «Чулпан».Дети читают стихи.
«Карак песи»
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
 
- Мияу, мияу, пескәем!
Барчы зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
 
Песи күргәч, күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
 
- Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
 
Иртә белән майга дип,
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!
 
- Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
«Песня о храбром джигите» - «Батыр егет турында җыр»
Батыр егер ките акбуз атта
Туздырырга дошман сафларын.
Акбуз аты кайтты ялгыз гына,
Батыр егет үзе кайтмады.
 
Дошман уты аның гомрен кискән,
Ал кан белән юган яңагын.
Соңгы сүзе итеп үлгән чакта
Ул тапшырды безгә байрагын.
 
Кызыл байрак аның кабрен бизи
Җиңеп чыккан хезмәт илендә.
Батыр егет! Данлы исмең синең
Мәңге калыр безнең күңелдә.
«Күршеләр»
Күрше белән борыннан
Булмады һич татулык.
Көн саен бер усаллык,
Көн саен бер катылык.
 
Мин кибәргә кер элсәм,
Ул чыгарып көл түгә.
Мин коймага кар өйсәм,
Ул таратып бетерә.
 
Быел абзар артыма
Чәчтем кызыл кәбестә.
Күршем инде, билгеле,
Киртә миңа һәр эштә
 
Минем кызыл кәбестәм,
Кыяклангач, өлгергәч,
Быел бәлеш ашыйм дип,
Эчкә җылы йөгергәч,
 
Күршем беркөн базардан
Алып кайтты бер кәҗә.
Оныта алмыйм бу мутлыгын
Аның шушы көнгәчә.
 
Каһәр суксын, җир йотсын
Бу өметсез кәҗәне,
Нинди каты кыйнап та,
Җитмәде бит әҗәле.
 
Һәр көн килә кунака
Мут басып тоякларын,
Кыеп, кырып бетерде
Кәбестәм кыякларын.
 
Бете бакчам, кыралды,
Һич чара юк каһәргә.
Охшап калды түтәлләр
Бомбаланган шәһәргә.
 
Хәзер инде ачудан
Кәбестәмне ташладым.
Һәм күршегә үч итеп
Бүре асрый башладым.

«Чулпан». Җыр «Сәгать» (М.Җәлил сүз. Ф.Әхмәтов муз.)

Сәгать суга: "Даң-даң!..
"Хәбәр бирә таңнан:
- Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
 
Сикереп торды Марат,
Күрә - эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
 
Сәгать йөри: «Келт- келт!..»
- Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
- Тукта, мине көт, көт!..
 
Сәгать җырлый: «Диң-диң!..»
- Мин бит туктый белмим.
Моннан ары «Зиң-зиң!»
Миңа карап йөр син!..

Ведущая:

7. Какие журналы на татарском языке, посвященные детям, вы знаете?

(«Салават күпере», «Сабыйга».)

8. 22 июня 1941г. на нашу страну напала фашистская Германия. Кем отправился Муса Джалиль на войну? (Военным корреспондентом.)

9. Как оказался в плену наш поэт?

10. Кому отдал Муса Джалиль свою тетрадь со стихами перед смертью?

(Андре Тиммермансу.)

11. С каким татарским детским писателем сидел в тюрьме Муса Джалиль? (Абдулла Алиш.)

12. Назовите достопримечательности города Казани, посвященные Мусе Джалилю? (Памятник, театр оперы и балета, дом - музей.)

Просмотр слайдов.

Игра – Кто быстрее соберет танк и самолет. (Из частей целое.)

Җыр «Кызыма» (М.Җәлил сүз. Ф. Шәймәрданова муз.)

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә балкыган

Шатлык җырым син минем.

 

Синең гомрең җыр булып

Янар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

 

Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көн озын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

 

Әлли - бәлли, бәлли –бәү!

Әлли –бәлли, бәлли –бәү!

Ведущая: Муса Джалилю посмертно было присвоено звание Героя Советского Союза.

Рафис Корбан написал стихотворение посвященное Муса Джалилью.

«Җәлил турында җыр»

Әлифбадан укып беләм

Муса Җәлил турында

Фашистлар белән көрәшкән

Дошманның үз тылында.

 

Җырлар язган Муса Җәлил,

Каләм булган кораллы

Дошман килгәч, автоматка

Алмаштырган ул анны

 

Туган илгә биргән антын

Тап төшерми саклаган.

Палач башын кискәндә дә,

Туган илен сатмаган.

 

Муса Җәлил, Муса Җәлил, -

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны!

Ведущая: Давайте возложим цветы Муса Джалилю.

Звучит гимн Республики Татарстан. Дети возлагают цветы к памятнику.

Ребенок читает стихотворение «Гөлләрем»

Йөгерә-йөгрә көн дә иртән

Су сибәм гөлләремә.

Гөлләремне бүләк итәм

Иң якын күргәннәремә.

 

Ах… матур соң гәлләрем!

Гөлчәчәкле туган илен

Саклаучыга бүләгем!

Ул киткәндә чәчәкләрем

 

Яда бөредә иде,

Хәзер алар, чәчәкләнеп,

Җимеш бирделәр инде.

Ах… матур соң гөлләрем!

 

Гөлҗимешле туган илен

Саклаучыга бүләгем!

Ведущая: Может кто-то из вас тоже станет великим поэтом, и прославит нашу Родину. (По выбору музыкального руководителя.)

Песня «Россия – огромная страна».

Ведущая:Литературная викторина, посвященная творчеству Мусы Джалиля закончена.

 

Литература:

  1. К.В. Закирова, Г.Р. Гыйләҗетдинова. «Мин бәйрәмнәр яратам» сценарилар,музыкаль уеннар, җырлар. Казан. Татар. кит. нәшр., 2009.
  2. Ф. Ибрагимова. М. Җәлил «Кечкенә дусларга» шигырьләр, поэма. - Казан: Татар. Кит. нәшр., 1989.
  3. Видео 1917-1950 нче еллар ахыры татар әдәбияты.




Новые публикации

Конспект ООД для старшей группы «Письмо для друзей»

Конспект ООД для старшей группы «Письмо для друзей» Цель: создание условий для ознакомления детей старшего дошкольного возраста с родным городом. Детская цель: рассказать...

Экологический КВН для детей подготовительной группы «Наш дом - природа»

Экологический КВН для детей подготовительной группы «Наш дом — природа» Цели:• закреплять знания детей о природе; • формировать у детей элементы экологического...

«Вместе с мамой!» Конспект физкультурно-логопедического развлечения в старшей гр…

«Вместе с мамой!» Конспект физкультурно-логопедического развлечения в старшей группе Цели: Повышать мотивацию детей с речевыми нарушениями к закреплению полученных навыков, закреплять...

Читайте также

Открытое занятие по развитию речи для детей младшего возраста «Путешествие в стр…

Открытое занятие по развитию речи для детей младшего возраста «Путешествие в страну профессий»   Цель: - познакомить детей с такими профессиями, как повар, врач, шофер, парикмахер...

Праздник посвященной Дню семьи «Пусть крепкой будет ваша семья Иначе жить на св…

Праздник посвященной Дню семьи«Пусть крепкой будет ваша семьяИначе жить на свете нельзя!»   Цели: Способствовать созданию теплых взаимоотношений в семье, положительных эмоциональных...

Сценарий мероприятия «В гостях у дедушки Корнея»

Сценарий мероприятия «В гостях у дедушки Корнея»   Задачи: Вспомнить с детьми названия и содержание произведений К. И. Чуковского, с которыми они знакомились, пробуждать в детях радость...




Комментарии

  • Котиева Фатима Русла
    Спасибо за статью, огромная методическая помощь для педагогов ДОУ: читай и делай!!!!!!!!!! !!!!!!!!

    Подробнее...

     
  • Кудрина Светлана Юрь
    Большое спасибо за содержательный материал!

    Подробнее...

     
  • Наталья
    Очень полезный материал. Большое спасибо.

    Подробнее...

     
  • Наталья
    Любое экспериментиров ание начинается с наблюдения – это первая ступенька в процессе естествознания.

    Подробнее...

     
  • Наталья
    Спасибо за конспект!

    Подробнее...

В блогах

Дидактическая игра "Собери семью…

Цель игры: закрепление  представлений  о домашних животных и их детёнышей. Формировать понятие «семья». Обогащение словаря.

План реализации УМК

План работы по реализации учебно-методических комплектов по обучению двум государственным языкам Республики Татарстан в равном объёме в МБДОУ «Красносельский детский сад «Тургай» комбинированного вида» Высокогорского муниципального района РТ на 2019-2020...

Спортивное развлечение для детей старшег…

Звучит музыка песни «Бабушка и дедушка…» входят бабушки и дедушки и садятся на стульчики, затем входят дети и встают в полукруг. Инструктор по ФК: Здравствуйте дорогие наши бабушки и дедушки! Сегодня особенный день...

Муниципальное автономное дошкольное обра…

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №441 "Кузнечик" город Нижний Новгород.   «Матушкин день» в русском народном стиле. Подготовительная группа №6. Подготовили воспитатели: Морина Елена Викторовна Смирнова Галина Сергеевна Цель: Создать хорошее настроение у детей и родителей, вызвать...

Top
Добавить статью на сайт Заказать свидетельство