Конспект образовательной деятельности «Әбиләрдә кунакта»

Зурлар төркеме өчен “Сөйләм үстерү”,

“Нәфис-нәфасәти”,”Танып белү”, “

Социаль - аралашу” үсешләре буенча

“Әбиләрдә кунакта” темасына

белем бирү эшчәнлеге конспекты

Тема: ”Әбиләрдә кунакта”

Автор:Халиуллина Әлфия Гатаулловна, беренче категорияле тәрбияче, Казан шәһәре Идел буе районының 379 нчы номерлы балалар бакчасы.

Максат: Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре (“Аулак өй”, милли киемнәр)  белән таныштыру.

Бурычлар:

1. Балаларны татар халкының авыл күренешләре, милли киемнәре( камзул, калфак, изү, чулпы, читек), “Аулак өй” белән таныштыру.

2. Балаларның әвәләү эшчәнлеген ныгыту, сөйләм телен үстерү, җырлау сәнгатен үстерү.

3. Татар халык уеннары аша балаларда әхлаклылык сыйфатлары,

милли үзаң формалаштыру.

4. Балаларда татар сәнгатенә карата, горурлык, матурлыкка соклану хисе тәрбияләү.

Белем бирү үсешләре интеграциясе: “Сөйләм үстерү үсеше”, “Нәфис-нәфасәти үсеш”,”Танып белү үсеше”, “Социаль- аралашу үсеше”

Алдан эшләнгән эш: презентация, тозлы камыр, Дидактик уен “Милли курчаклар”.

Җиһазлар: тозлы камыр, әвәләү эше өчен кораллар, дидактик уен “Милли курчаклар”, экран, ноутбук.

Эш төрләре:әвәләү, җырлы-биюле “Йөзек салыш” , дидактик уен “Милли курчаклар” уеннарын уйнау.

Актив сүзләр: камзул, күлмәк, изү, калфак, читек, чулпы.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!

Балалар: Хәерле көн!

Т: Хәлләрегез ничек?

Б: Әйбәт, рәхмәт!

Б: Сезнең хәлләрегез ничек?

Т: Әйбәт, балалар, рәхмәт сезгә. Балалар, әйтегез әле, авылда әби-бабайларыгыз бармы?

Б: Минем әбием белән бабам авылда тора.

Б: Минекеләр дә  авылда тора.

Т:  Аделия, әбиеңнең исеме ничек?

А: Фирая әби.

Т: Әйдәгез , балалар, Фирая әби шаккатсын әле,  аның янына авылга җыелып кунакка кайтыйк. Сез ризамы?

Б: Әйе, без риза.

А: Ә ничек кайтабыз?

Т: Автобус белән. Рәхәтләнеп, утырып, җырлап кайтабыз. Киттекме?

Б: Ә күчтәнәч алабызмы?

Т: Дөрес, балалар. Күчтәнәчсез кунакка барырга ярамый. Балалар, исегезгә төшерегез  әле, татар халкының нинди милли ашларын беләсез?

Б: өчпочмак.

Б: пәрәмәч.

Б: гөбәдия.

Б: чәк-чәк.

Т: Бик дөрес, балалар. Әйдәгез, Фирая әбигә күчтәнәчкә чәк-чәк пешерәбез. Сез ризамы?

Б: Әйе, риза.

Т: Менә бу тозлы камырдан без әвәләү ысулы белән чәк-чәк ясарбыз. Кечкенә таякчыклар әвәлибез, әлеге таякчыкларны тау шикелле өеп куябыз. Әйдәгез, эшли башлыйбыз. Эшләп бетергәч, юлга кузгалырбыз.

( Балалар тозлы камырдан чәк-чәк ясыйлар)

Т: Булдырдыгыз, балалар! Бик матур һәм тәмле чәк-чәк килеп чыкты. Ә хәзер күчтәнәчебезне алыйк та юлга! Автобуска утырабыз.

Физкультминутка

Автобуска утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая. (түгәрәк буйлап әйләнәләр, төрле хәрәкәтләр ясала)

Т: Менә,балалар, без авылга кайтып  та җиттек. Менә бу Фирая әбиегезнең авылы инде.

1 слайд “Кышкы авыл урамы”

Т: Аделия, күрсәт әле, кая Фирая әбинең өе?

А: Әнә теге өй.

(Аделия өйне күрсәтә)

2 слайд “ Авыл өе”

Т: Балалар, әбинең өе нинди?

Б: Әбинең өе зур.

Б: Әбинең өе матур.

Т: Дөрес, балалар. Әйдәгез, шакыйк әле ишекне.

(Балалар шакыйлар)

3 слайд. (Әби сөйләшә)

Әби: Кем бар анда?

Б: Без бу, әби, Казаннан, балалар.

Б: Сиңа кунакка килдек.

Ә: Ә, исәнмесез, балалар!

Б: Исәнмесез, Фирая әби.

Ф. Әби: Хәлләрегез ничек, үскәннәрем?

Б: Әйбәт, рәхмәт!

Б: Ә синең хәлләрең ничек, әби?

Ф. Әби: Аллага шөкер, балалар, бик әйбәт, рәхмәт. Әйдәгез, керегез, юлда аргансыздыр. Ачыккансыздыр.

4 слайд. “Авыл өе эче күренеше”

Т: Балалар, карагыз әле, Фирая  әбинең өе нинди чиста, матур. Аделия, күчтәнәчебезне бирик инде.

5 слайд (әби сөйләшә)

А: Әби, без бу чәкчәкне үзебез пешердек.

Ә: Әй, булдыргансыз, балалар, рәхмәт яусын сезгә.

Т: Фирая әби, син безгә татар халкының гореф-гадәтләре турында  сөйләмәссең микән? Аулак өйләр, милли киемнәр турында. Балаларга бик кызыклы булыр иде.

Ә: Бик рәхәтләнеп. Без яшь вакытта кызлар һәм малайлар кичләрен аулак өйгә җыелып, уеннар уйныйлар, җырлар җырлыйлар иде.

6 слайд “Аулак өйдән күренешләр”

Ә: “Шома бас”, “Каз канаты”,  “Йөзек салыш”, “Зәңгәр чәчәк” җырлы-биюле уеннарны уйный идек.

Б: Ә без “Йөзек салыш” уенын уйный беләбез, әбекәй.

Ә: Шулаймыни, ягез әле, уйнап күрсәтегез.

(Балалар “Йөзек салыш” уенын уйныйлар)

Ә: Будырасыз икән, балалар! Элекке вакытта яшь кызлар, малайлар милли киемнәр киеп йөргәннәр. Менә карагыз әле.

7 слайд “Милли киемнәр”

Ә: Менә бу камзул, күлмәк, изү, калфак, читек, чулпы.

(Балалар әби артыннан кабатлыйлар)

Т: балалар, әйдәгез әле, бер уен уйнап алабыз. “Милли курчаклар” ( дид.уен) дип атала. Курчакларга милли киемнәр кигезәбез.

(Уен уйнала. Уен барышында балалар тагын бер тапкыр яңа сүзләрне кабатлыйлар)

Т: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер әбиебез белән саубуллашыйк та Казанга кайтыйк.

Б: Сау бул, Фирая әби!

Б: Бик зур рәхмәт сиңа!

Т: Әйе, без сиңа, Фирая әби, бик рәхмәтлебез. Бик күп мәгълүматлар белән баеп, Казаныбызга кайтып китәбез.

Ә: Саубулыгыз, балалар!

Т: Автобусыбыз килде. Утырабыз, балалар!

Без барабыз, барабыз,

Казаныбызга кайтабыз.

Әй, сез безгә карагыз.

Казаныбызга кайтабыз.



Новые публикации

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц…

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц зимой»

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника Глобальные перемены в социокультурной жизни, связанные с переоценкой общественных ценностей, повысили интерес к разностороннему...

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок»

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок» Цель: Закрепить знания детей о русской народной игре «Городки». Задачи: 1. Развивать силу, координацию, глазомер...

Читайте также

Конспект логопедического занятия «Звуки [Л] - [ЛЬ]. Буква [Л]»

Конспект логопедического занятия «Звуки [Л] - [ЛЬ]. Буква [Л]» Цели: Коррекционные: Закреплять акустико-артикуляционную характеристику звука «Л» Формировать фонематическое восприятие Закреплять навык определения позиции звука в...

Коррекционная работа с детьми ОВЗ посредством робототехники в ДОУ

Коррекционная работа с детьми ОВЗ посредством робототехники в ДОУ С 2021 учебного года в детском саду начал работать кружок робототехники «Нейрончик»...

Гармоничное развитие детей младшего возраста с помощью игрового массажа

Гармоничное развитие детей младшего возраста с помощью игрового массажа Одной из приоритетных задач ФГОС: укрепление психического и физического здоровья детей дошкольного...

Читайте также

Доклад. «Развитие творческого воображения дошкольников, через использование нетрадиционной техники рисования…

Доклад. «Развитие творческого воображения дошкольников, через использование нетрадиционной техники рисования «Кляксография», в партнерской деятельности» «Активизация воображения личности не происходит сама по себе...

Формирование краеведческой компетенции у детей старшего дошкольного возраста

Формирование краеведческой компетенции у детей старшего дошкольного возраста Актуальность краеведческого образования заключается в том, что краеведение является одним из самых мощных средств...

Формирование социально значимых качеств личности дошкольника через реализацию проектов по…

Формирование социально значимых качеств личности дошкольника через реализацию проектов по ранней профориентации Выступление Слайды Текст выступления Слайд 1 Заставка «Формирование социально значимых качеств личности...