«Көзнең тылсымлы кулчатырлары»

А.б.: Кунакларны бүген залга юкка гына җыймадык.

Җырлар, биюле уеннаркүрсәтергә уйладык!

Иң матур һәм шаян бәйрәмебезне башлыйбыз

Көчле алкышлар белән балаларны каршылыйбыз!

Музыка яңгырый. Балалар чыга.

А.б.: Карагыз әле, балалар, залда бүген ничек матур.

Ребёнок 1: Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Ребёнок 2: Уңыш җыелды.

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь җитте.

Ребёнок 3: Вот и осень наступила вслед за летом, точно в срок.

И в садах позолотила каждый маленький листок.

Ребёнок 4: A little elf

Sat in a tree

Painting leaves

To throw at me.

Ребёнок 5: Fall is fun

I like to run.

I see the sun

Fall is fun!

Ребёнок 6: Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

Ребёнок 7: Миләш кызыл мәрҗән киде,

Каен – алтын күлмәген.

Һәммәсе дә яраттылар

Юмарт көзнең бүләген.

Көз агачларны буяды,

Киендерде, бизәде.

Көзгә рәхмәт әйтеп урман

Чуар яулык изәде.

Ребёнок 8: И послушно ветру вслед листья улетают.

Значит лета больше нет...

Дети все вместе: осень наступает.

Дети все вместе поют песню

1. То не дождь и не снежинки,

Листья водят хоровод.

Эту песенку про осень

Каждый с нами пропоёт.

Припев: Листик, листик, золотой,

Ты куда летишь, постой.

Ветер дунул, закружил,

И листочки покружил.

2. Янгыр тугел,кар да тугел,

Яфраклар ява жиргэ.

Коз турында жырлыйм эле

Кушыл син яна жырга.

Кушымта: Сары,сары сап-сары.

Агачнын яфраклары.

Жил исэ. ява яфрак. -

Кознен матур чаклары.

3. Оча яфрак,уйный яфрак,

Хаваларда эйлэнеп,

Буген,буген,буген,буген

Яфракларнын бэйрэме!

Җил тавышы.

Балалар кулларын ияк асларына куялар.

А.б.:  Ишетәсезме? Җил шаулый,

Безгә кунакка килә.

Яфракларны өзеп алып

Сап-салкын җиргә сибә.

Әйдәгез, качабыз. (Балалар чүгәлиләр һәм куллары беләнбитләрен каплыйлар.)

Арткы рәттән бала-җил торып баса һәм балалар арасыннан йөри.

Бала-җил: Мин көзге җил йөрим очып

Куаклардан, агачлардан яфракларны өзеп

Салкын яңгыр белән тәрәзә юешлим.

Мин ирекле, нәрсә телим, шуны эшлим .

А.б.: Җил-җил, җилисәр!

Тынычлан, юкка исмә.

Дети все вместе: Без синнән курыкмыйбыз

Һәм сиңа тоттырмыйбыз. (Йөгерәләр һәм урыннарына барып утыралар.)

Бала-җил: Мин җил, җил, җилисәр, ерак җирләрдән исәм.

А.б.: Тукта, җилкәй, син очма, безнең белән бәйрәмне каршыла.

Бала-җил: Яхшы, мин калам, сезнең белән дуслашам.

А.б.: Көз урманнарда йөри,

Төсле яфраклар кери.

Көз, безгә дә кил инде

Күҗелебезне күр инде.

Әйдзгез, балалар, барыбыз бергәләшеп көзне кунакка чакырабыз.

Балалар бергә: Көз, кил безгә тизрәк

Бәйрәмгә син бик кирәк!

Түшәмнән өрәңге яфрагы төшә.

А.б.: Балалар, карагыз әле, ниндидер яфрак очып төште. Аңа нәрсәдер язылган, укыйбызмы?

Балалар бергә: Әйе!

А.б. (укый): Исәнмесез, балалар!

Мин юлда тоткарланам, әлегә килә алмыйм.

Парклар, яфракларны  төрле төскә буйыйм.

Сезгә күңелсез булмасын өчен үземнең серле кулчатырларымны җибәрдем. Рәхәтләнеп уйнагыз!

– Менә Көздән шундый хат, балалар! Карагыз әле, нинди матур кулчатырлар. Көз аларны серле ди. Тикшереп карыйбызмы?

Балалар бергә: Әйе!

А.б.: Менә беренче кулчатыр. (Кулчатырны кулына ала). Ул нинди матур, тылсымлы. (Кулчатырны әйләндерә).

Голос за кадром: Кем зонтик тотып йөри, шул безгә шигырь сөйли.

А.б.: Тылсымны кулчатыр астына мин ..............., ..................., ....................... чакырам.

Ребёнок 1: Гүзәллеге белән килде бу көз,

Килде безгә, күзгә күренеп

Яфраклардан келәм җәйгән төсле,

Сары- алтын төскә төренеп.

Ребёнок 2: Кто сказал, что осень грустная пора?

Радостно по лужам скачет детвораю

Жёлтые листочки в воздухе кружат,

По стеклу дождинки весело стучат.

Кто сказал, что осень грустная пора?

Столько ярких красок дарит нам она!

Ребёнок 3: Ямьле җәй үтеп киткән –

Алтын-сары көз җиткән!

Төсле-төсле җимешләр

Бакчаны матур иткән.

А.б.1: Нинди тылсымлы кулчатыр, ул безнең бөтен теләгән теләкләребезне тормышка ашырырга әзер.

А.б.2: Менә икенче кулчатыр (кулчатырны әйләндерә), ул безгә нәрсә әзерләде икән?

Голос за кадром:  Әгәр көчле яңгыр яуса,

Кулчатыр да көчсез.

Безне яңгырдан саклаучы

«Төсле уен», белегез!

А.б.2: Бишкә кадәр без саныйк,

Кулчатырларны алыйк!

Балалар бергә: 1, 2, 3, 4, 5

А.б.2: Әйдәгез уйный башлыйк!

Матур итеп аякларыбызга басабыз һәм уенга чыгабыз!

Бөтен балалар уенга чыгалар.

Уен барышы:

Без дә чыктык урамга

Кояш күренми анда.

Болытлар да җыелган

Яңгыр булып яварга.

Музыкасыз текст:

Таня (Аня, Ваня), кулчатырыңны ачтыр

Безне яңгырдан качыр.

Төп уенчы кулчатыр ача һәм аны 2 уенчы арасында тотып тора. Уенчылар  түгәрәк буенча капма-каршы якка йөгерәләр. Кем беренче кулчатыр янына йөгереп килә, шул җиңүче. Ул төп уенчы була.

Уеннан соң балалар урыннырына барып утыралар.

А.б.1: Балалар! Әйдзгез тикшереп карыйк, бу кулчатыр нинди сюрприз әззерләде икән? (Кулчатырны әйләндерә).

Голос за кадром:  Алтын көз килде, җирне хәтфә паласка төрде.

Ребёнок 1: Жёлтый клён, жёлтый дуб.

Жёлтый в небе солнца круг.

Листья жёлтые летят это значит

Дети все вместе: Листопад!

Ребёнок 2: Оча яфрак,уйный яфрак,

Хаваларда эйлэнеп,

Буген,буген,буген,буген

Яфракларнын бэйрэме!

А.б.2: Хәзер балалр сезне көзге вальс белән куандырырлар.

Балалар көзге вальс башкара.

Биюдән соң балалр урыннарына барып утыралар.

А.б.2: Балалар, карагыз әле, ниндисәер кулчатыр. Ул тылсымлы кулчатырга бөтенләй охшамаган. Ул монда каян барлыкка килде икән?

Грипп чыга.

Грипп: Сәлам, сәлам! Күзләрегездән күрәм, сез мине көткәнсез!  Беләсегез килсә, менә ул мин, Грипп абыегыз. Ялгыш кына, сез минем дустым кызым Ангинаны күрмәдегезме? Әәәәә?

Сәхнә артында йөткерәләр һәм төчкерәләр.

Грипп: Ишетәм, ишетәм, нәкъ менә үзе безнең янга ашыга бугай.

Йөткерә-йөткерә Ангина чыга.

Грипп (Ангина белән кочаклашып): Сәлам-сәлам, дускаем! Ник соңга калып йөрисең?

Ангина: Ой, эш тә эш.

Грипп: Миннән башкамы?

Ангина: Мин аңлап җиткермим әле, нигә монда кычкырып җырлар җырлыйлар?

Грипп: Ә мин үзем дә аңлап бетермим әле?!

Ангина: Аларның тамаклары авыртмыйдыр, авыртмый аларның тамаклары.

Грипп: Юк, бер дә авыртмый.

Эх, яратам да инде балаларның авырганын, бигрәк тә көз һәм кыш айларында. Аларның йөткерүләре һәм төчкерүләре миңа бигрәк тә ошый (Ангина Агриппиновна еш төчкерә). Арарның йөткерүләрен ишетсәм, минем күңелемә рәхәт булып китә.

Ведущий 2: Балалар! Бу нинди хәл инде?! Алар монда каян килеп эләкте? Алар безнең авыруыбызны телиләр һәм бәйрәмебезне бозмакчы булалар. Ләкин сезнең бу планыгыз барып чыкмаячак! Без физкультураны яратабыз һәм спорт белән дус яшибез.

Табиб чыга.

Табиб: Әйе-әйе, кем монда физкультура һәм спорт турында сөйли?

Ведущий 1: Хөрмәтле табиб, сез бик вакытлы кердегез! Безнең бәйрәмдә чакырылмаган кунаклар – Грипп белән Ангина.

Табиб: Ничек инде алай? Ничек инде сез балалар бакчасына килеп балаларга авыру йоктырып йөрисез? Ягез әле, барыбыз да бергәләп физкулҗминутка эшләп алыйк. Аннан соң карарбыз, Грипп белән Ангина безнең бәйрәмне боза алырлар микән?

Барыбыз да басабыз һәм команданы үтибез!

Так! Сулыйбыз, сулыйбыз, сулыйбыз,

Ә хәзер суламыйбыз!

Бераз ял итеп алабыз,

Кулларны күтәрәбез.

Өскәрәк сузылабыз, өскәрәк, өскәрәк.

Искиткеч!

Кулларны төшерәбез.

Иелегез!

Ә хәзер тураегыз!

Ә тагын елмаегыз!

Кемнәр көчлерәк көлә? (Дети смеются).

Афәрин! Мин канәгать.

Балалар! Көчле итем кул чабыйк һәм Грипп белән Ангинаны куып җибәрик.

Балалар кул чаба.

Грипп һәм Ангина чыгып китәләр.

Аб.2: Рәхмәт сезгә, табиб, микробларны куып җибәрдегез!

Табиб: Микробларны мин кудым

Сез авырмасын өчен.

Балаларны дәваларга

Бирәм мин бөтен көчем.

Сау һәм сәламәт булыгыз, дусларым!

Табиб чыгып китә.

Ведущий 1: Балалар! Без ничек оста Грипп һәм Ангиганы куып җибәрдек! Бәйрәмне дәвам итик,

Матур җыр җырлап үтик.

Балалар ярымтүгәрәккә чыгалар, җыр башкарарлар.

1.    Шаяра әле күбәләк,

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек!

Яфрак ява, яфрак ява,

Юлыбызга түшәлеп.

2.    Өлгереп җиткән миләшләр,

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

3.    Югалмаган икән әле,

Төсләрнең яшеле дә,

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

А.б.1: Балалар!  Безнең көзге бәйрәм ахырына якынлаша, ә көз хаман күренми. Әйдәгез бергәләп аны бирегә чакырыйк.

А.б.2: Көз, син кайда йөрисең,

Ник бәйрәмгә килмисең?

Дети все вместе: Безнең янга көз килсен

Бәйрәм күңелле узсын.

А.б.1: Көз безне ишетми. Әти-әниләр, әйдәгез, сез дә безгә ярдәм итегез. Көзне бергәләшеп чакырыйк.

Әти-әниләр һәм балалар бергә: Безнең янга көз килсен

Бәйрәм күңелле узсын.

Көз чыга.

Бала-көз: Исәнмесез, нәни дусларым!

Җыелгансыз изге бәйрәмгә.

Коелырга вакыт җитте

Җир өстенә, яфракларга.

Ә кошларга саубуллашып

Юл тотарга җылы якларга.

Ребёнок 1: Осень, как тебе мы рады

Кружит пёстрый листопад.

Низко, около деревьев

Золотым ковром лежат. 

Ребёнок 2: Fall is fun.
I like to run.
I see the sun.
Fall is fun!       

Ребёнок 3: Көз-сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

Каеннарга - сары яулык,

Миләшкә - муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар.

А.б.2: Әйе, Көз, балалр сине сагынып көтеп алдылар һәм сиңа матур бию дә  әзерләделәр.

Башаклар белән бию.

Бала-көз: Кулчатырым, син әйлән

Уйныйк без әйлән-бәйлән.

Рәхмәт бәйрәмегезгә,

Миннән бүләкләр сезгә.

Балалар! Сездән дуслыкны өмет итәм,

Кыш биткәч кенә китәм.

Тәрбияче балаларга һәм кунакларга кәрзиндәге алмаларны күрсәтеп чыга.

А.б.: Рәхмәт сиңа, көз-туган,

Тәмле бүләкләр өчен.

Мул уңышны үстерергә

Куйгансын бөтен көчең.

А.б.2: Шуның белән көзге бәйрәмебез тәмам. Безенең белән шушы матур мизгелләрне уртаклашканыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе очрашуларга кадәр.



Новые публикации

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц…

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц зимой»

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника Глобальные перемены в социокультурной жизни, связанные с переоценкой общественных ценностей, повысили интерес к разностороннему...

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок»

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок» Цель: Закрепить знания детей о русской народной игре «Городки». Задачи: 1. Развивать силу, координацию, глазомер...

Читайте также

Детские сказки дома и в детском саду

Детские сказки дома и в детском саду С самых первых лет жизни человек знакомится со сказками. И тогда же, в детстве...

Итоговое занятие во второй младшей группе «Поиски Колобка»

Итоговое занятие во второй младшей группе «Поиски Колобка» Цель: Закрепление пройденного материала за год. Задачи: - закрепить умение различать и называть геометрические фигуры; - закрепить...

В стране математики

В стране математики Цель: Формирование начальных математических знаний. Задачи: 1. Образовательная: Совершенствовать умение измерять длину предметов с помощью условной мерки. Закреплять знания о...

Читайте также

Использование педагогической технологии ТРИЗ в работе с детьми старшего дошкольного…

Использование педагогической технологии ТРИЗ в работе с детьми старшего дошкольного возраста Не секрет, что речь имеет колоссальное значение в жизни каждого...

Театрализованное развлечение по сказке «Курочка ряба» для младшей группы (от…

Театрализованное развлечение по сказке «Курочка ряба» для младшей группы (от 1,6 - 3 лет) Цель: Познакомить детей со сказкой «Курочка ряба», вызвать желание...

Для чего нужны банки?

Для чего нужны банки? Не каждый родитель сможет объяснить своему ребенку, что такое финансы и как ими управлять. Взрослые знают, что...