Тылсымлы урманга сәяхәт

Максат: Нәфис әдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен тикшерү, ныгыту. Хәтерне яхшырту.

Бала: Дуслар, ә сез серле урманның үзенчәлекләрен беләсезме? Гади урмандагы кебек агачлар үсә, кошлар оча, җәнлекләр йөгереп йөри әлеге урманда. Ә аларны әкият геройлары карап, саклап йөртә.

Тәрбияче: Бик кызыксындырдың әле син, Урман кызы! Балалар, Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Урман кызы, син безне дә шул урманга алып барасыңдыр бит?

Бала: Әйе, әлбәттә.

Тәрбияче: Безне бүген кызыклы сәяхәт көтә. Без сезнең белән тылсымлы урманга юл тотабыз. Юлга чыгар алдыннан, кәефләрне барлап, бераз сөйләшеп алыйк әле. Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Балалар, сез урманда яшәүче нинди җәнлекләрне беләсез? Балалар, әкиятләрне искә төшереп, әкияти урман җанварларын атый аласызмы? (Шүрәле, Су анасы.) Дөрес, балалар . Инде юлга да чыксак була.

- Менә бу – без сәяхәт итәчәк поезд. Кузгалып китәр алдыннан ул нинди тавыш чыгара? (тюх-тюх) Кем шулай гүли ала? (3 - 4 бала гүли.) Поезд кузгалсын өчен барыбызның да гүләве кирәк. Әйдәгез, бергәләп гүлибез. (Балалар бергәләп “тюх-тюх” тавышын кабатлыйлар.)

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи - җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал,кызыл,сары,зәңгәр-

Нинди матурлар алар.

- Балалар, поезд тәрәзәсенә карагыз әле, тышта ничек матур. Кошларның матур сайравы монда кадәр ишетелә. Ара – тирә җәнлекләр дә күренгәли. (Картинкалар карау.)

Фонограмма кошлар һәм урман тавышы белән.

- Балалар, без тылсымлы урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез, матур гына итеп чыгып, аланда түгәрәк ясап утырыгыз әле. Урман кошлар һәм җәнлекләр генә тугел, кеше өчен дә зур дус. Жәнлекләр өчен ул туган йорт һәм туендыручы.

Урман тылсымлы булгач, анда җәнлекләр, үсемлекләр дә гади урманныкында кебек түгел бит инде. Нинди яңа төр җан ияләре бар дип уйлыйсыз? Бергәләшеп матур гына утырганда, әйдәгез, әкияти урман геройларын да искә төшереп китик әле. Мин сезгә әкиятләрдән өзек әйтәм, ә сез кайсы әкияттән булуын әйтерсез..

  1. Басмага утырып кем алтын тарак белән чәчләрен тараган? (Су анасы.)
  2. Минем дә бит синең белән кети - кети уйныйсым килә! (Шурәле).
  3. Китте болар. Бара,һаман бара,бара,күренмидер күзләренә ак һәм кара. (Кәҗә белән Сарык.)
  4. Бердән - бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батышканчы сугышканнар. (Тукмар белән Чукмар.)
  5. Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма,сүзне тыңла,тагын начар хәлгә калма. (Куян кызы.)

Тәрбияче: Молодцы, балалар. Карагыз әле, тегендә кемдер утыра түгелме соң?

Балалар: Шүрәле!

Тәрбияче: Тик нигә шундый күңелсез, моңсу икән ул? Әйдәгез, үзеннән сорыйк әле.

  • Шүрәле, хәерле көн! Нигә болай кәефсез утырасың?

Шүрәле: Күңелем төште шул минем! Яшәрлегем калмады. Кешеләр килеп урманымны туздырдылар, чүп – чарлар аттылар, артларыннан җыймадылар. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, үләннәр үсмәс булды. Их! Күрәсезме, табигатебез нинди хәлдә? Агачларымны сындыралар, минем бит бармакларым бик озын, агачларны ялгарга кыен. Балалар, менә шушы агачымны дәваларга ярдәм итсәгез иде.

Балалар: Әйе, әлбәттә!

Агачның сынган ботакларын дәвалыйлар, бәйләп куялар.

Шүрәле: Балалар,бик зур рәхмәт сезгә!

Ярый - ярамый уены.

1. Урманда йөргән чакта

Ярыймы кычкырып көлергә.

Агач яныннан үткәндә

Яфракларны өзәргә?

2. Әгәр керпе очраса

Уйлыйк, нишләргә икән?

Аны күтәреп өйгә

Алып кайтыргамы икән?

3. Балалар урманда йөрде

Кычкырмый,шаулашмыйча.

Күп җиләкләр җыйдылар

Куаклар сындырмыйча.

4. Кызлар чәчәкләр өзделәр

Таҗлар ясап тактылар.

Урман аланы бушады.

Бер чәчәк тә калмады.

5. Урман аланында утырдык.

Чәйләр эчтек,ашадык.

Өйгә кайтканда чүпләрне

Үзебез белән алдык.

6. Ярыймы икән үзең генә

Урман эченә керергә.

Сукмаклар күп булганда

Чирәм таптап йөрергә.

7. Кирәкме икән,балалар,

Урманда учак ягарга.

Агач башларына менеп

Кош ояларын ватырга.

8. һәрберебезнең изге бурычы-

Агачлар утыртырга.

Урманга сакчыл карарга,

Янгыннардан сакларга.

Тәрбияче: Шундый яхшы ярдәмчеләрем булганга мин бик шатмын. Балалар, ә сез беләсезме, ни өчен безнең тылсымлы урманыбызда шундый саф һава? Дөрес,һаваны агачлар кислород белән тәэмин итә,ә без шуны сулыйбыз.

Балалар шигырь сөйлиләр.

1. Елның һәрбер көнендә

Безне табигать өйрәтә.

Кошлар өйрәтә җырларга

Үрмәкүч - сабыр булырга.

2. Бал кортлары бакчада

Өйрәтә безне хезмәткә.

Шундый тырыш булган өчен

Лаек алар хөрмәткә.

3. Сулардагы чагылыш

Өйрәтә дөреслеккә.

Кар өйрәтә чисталыкка,

Ә кояш – яктылыкка.

4. Тыйнаклыкка өйрәтә

Барлык уңай сыйфатлар.

Табигатьтә ел буе

Саклана уңай яклар.

5. Төрле матур агачлар,

Күптөрле урман халкы,

Өйрәтер дус булырга,

Ярдәмләшеп торырга.

Тәрбияче: Шүрәле, без китәрбез инде. Ә син без юкта урманны саклап тор.

Балалар келәмнән торып басалар.

Тәрбияче: Ә без балалар биремнәрне үтәүне дәвам итик. Карагыз әле: алдыбызда елга!

Тәрбияче: Табышмакларга җавап биреп алыйк әле.

1. Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул?Йә,уйлап бак. (Куян.)

2. Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын,аягын,

Ул нәни генә бер тун. (Керпе.)

3. Кагылмый болай кәҗә,сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк,тавыкка.

Үзе ялагай,үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр,йә әйтеп җибәр. (Төлке.)

4. Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен.)

5. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре.)

Тәрбияче: Балалар сез бик күп беләсез икән.Ә хәзер әйдәгез жырлап алыйк әле.

Түгәрәкәккә басып, “ Ак каен” җырын башкарабыз.

1. Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

2. Яшь балалар, бигрәк матур кызлар

Ак каенны сөеп мактыйлар.

Яз башында алар һәр ел саен

Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

3. Ап-ак каен –инде бик карт каен,

Бизәлә ул язлар килгәндә.

Яшел яфрак яра һәр ел саен,

Кояш җылы нурлар сипкәндә.

(Басмада чәче – башы тузган, йөзе, тәне пычранган Су анасы утыра)

1 нче бала: Ай-яй!! Нәрсә бу? Кем бу?

2 нче бала: мин куркам. Әнә елга да әллә нишләгән. Чүп – чар белән тулган.

Су анасы: Ах, харап булдым! Кеше күзеннән тәнемне капларлык та су калмады бит күлемдә. Сез кемнәр? Нишләп йөрисез минем елга буенда?

Тәрбияче: Без серле урманга сәяхәт кылмакчы булган идек. Ә сез үзегез кем соң?

Су анасы: Танымадыгызмы?

3 бала: Җен – пәриеме әллә? Убырлы карчыкмы?

Су анасы: “Карчык” диярлегем дә бардыр шул. Ләкин мин әле яшь, гүзәл табигать баласы. Су кызы, су анасы мин!

Балалар: Су анасы???

4 бала: Су анасы булгач, юынып йөриләр аны!

Су анасы: Әй, бар иде заманалар! Су да чиста, саф иде. Балыклар да, бакалар да күп иде. Чәчемне дә көн дә юып үрә идем. Ә хәзер...Кара инде...(елгага күрсәтә): нәрсә генә юк монда...Шушы пычрак елгада бер ялгызым яшим.

Тәрбияче: Балалар, Су анасына да ярдәм итми булмас. Чүп – чарны алып ташлап, елга суын чистартып куйыйк.

Су анасы: Зур рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Менә бит нинди акыллы балалар да үсә икән!

Тәрбияче: Су анасы, без юлыбызны дәвам итик, ә син елгаңны да, үзеңне дә сакла, пөхтә тот.

Музыка урман тавышы.

Тәрбияче: Балалар, елга аша чыгу өчен, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә әкият геройларын күрсәтәм,ә сез кайсысы артык табып бирерсез.

1. Төлке,торна,тәлинкә,кувшин, аю.(Хәйләгә каршы хәйлә)

2. Кәҗә, соры бүре, су анасы,кәҗә бәтиләре,тимерче. (Кәҗә бәтиләре һәм бүре.)

3. Чуар тавык, бүре,әби,тычкан. (Чуар тавык әкияте.)

Балалар: Без бардык-бардык урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгереп-йөгереп уйнарга.

Тәрбияче: Балалар менә без чыршылыкка да килеп җиттек,ә чыршылар яныннан үтеп китәр өчен алдагы биремнәргә җавап табарга кирәк.Мин сезгә сораулар бирәм , ә сез җавап эзләрсез.

1. Былтыр исемле егет –кайсы әкият герое. (Шүрәле.)

2. Кәҗә белән Сарык капчыгында нәрсә булган. (Бүре башы.)

3. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы нәрсә булган (Песи.)

4. Алтын таракны кем урлаган. (Малай.)

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле, урлашырга ярыймы? Чыннан да кешенең әйбеләренә сораусыз тияргә ярамый, карыйсың килә икән, рөхсәт сорарга кирәк балалар.

(Бераз баргач.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, янгын чыккан түгелме соң? (Янгын янында ашыгып, нишләргә белми Урман хуҗасы йөгереп йөри). Әйдәгез тиз генә янгынны сүндерергә булышыйк.

Тәрбияче: Булды бу, балалар, молодцы! Ә сез кем буласыз?

Шомбай: Мин – Урман хуҗасы. Рәхмәт сезгә, балалар, кешеләр учак ягып ял иттеләр дә, китеп бардылар, учакны да сүндермәделәр. Ярый әле сез очрадыгыз.

Тәрбияче: Урман хуҗасы , сиңа булыша алганыбызга шатбыз. Без юлыбызны дәвам итик, инде бакчабызга кайтырга да вакыт җиткән икән бит, балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер безгә тылсымлы келәм янына килергә кирәк,моның өчен без сезнең белән бер күнегү ясарбыз.

Күнегу: Ике адым алга

5 тапкыр сикерергә

Бер адым артка

Үз тирәли әйләнәбез

Һәм сул якка ике адым ясарбыз.

Менә келәм янына килеп тә җиттек. Балалар сезгә сихри урманда ошадымы? Ә хәзер безгә төркемгә кайтыр вакыт җиткән.

Әйдәгез тылсымлы келәмгә басыйк һәм минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.

Балалар түгәрәккә басалар:

Бер-ике-өч-дүрт-биш (бармакларын бөгеп)

Без бастык түгәрәккә (түгәрәккә басып).

Урман белән саубуллашабыз Поезд белән бакчабызга кайтабыз.



Новые публикации

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц…

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц зимой»

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника Глобальные перемены в социокультурной жизни, связанные с переоценкой общественных ценностей, повысили интерес к разностороннему...

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок»

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок» Цель: Закрепить знания детей о русской народной игре «Городки». Задачи: 1. Развивать силу, координацию, глазомер...

Читайте также

Значение художественной литературы в воспитании ребёнка

Значение художественной литературы в воспитании ребёнка  Книга – незаменимый источник знаний. Именно из книг дети узнают о мире чувств и взаимоотношений, о...

Консультация для родителей от учителя-логопеда. Тема консультации: «Как ребенку адаптироваться…

Консультация для родителей от учителя-логопеда Тема консультации: «Как ребенку адаптироваться в детском саду» Те родители, которые отдавали своих детей в детский...

Значение театрализованной деятельности в развитии речи дошкольников

Значение театрализованной деятельности в развитии речи дошкольников Развитие связной речи является центральной задачей речевого воспитания детей. Именно в связной речи реализуется основная, коммуникативная, функция языка...

Читайте также

Развитие интеллектуальных способностей детей старшего дошкольного возраста в игровой деятельности…

Развитие интеллектуальных способностей детей старшего дошкольного возраста в игровой деятельности в условиях реализации ФГОС Все бы хотели, чтобы дети хорошо учились...

Интегрированное занятие «Овощи и фрукты - полезные продукты»

Конспект интегрированного занятия в средней группе «Овощи и фрукты - полезные продукты» Интеграция областей: познание, коммуникация, чтение художественной литературы, безопасность, социализация. Задачи: 1...

Дидактическая игра «Народные промыслы»

Дидактическая игра «Народные промыслы» Дидактическая игра «Народные промыслы» направлена на культурное и эстетическое развитие детей дошкольного возраста. В занимательной игровой форме дошкольники знакомятся с...