Конспект экспериментальной деятельности «Тылсымлы тоз»

 

Максат: балаларның тоз турында белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар: таныш булган матдәнең яңа үзлекләрен ачу аша, әйләнә-тирә белән кызыксынуларын үстерү. Предметларны төрле сизү органннарын кулланып тикшерү күнекмәләрен ныгыту; аның үзлекләрен һйтеп бирә белергә өйрәтү; Күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү сәләтләтләрен, анализ ясау һәм нәтиҗәләр чыгара белү күнекмәләрен үстерү; куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау гадәте, эш вакытында чисталыкны саклау күнекәләрен тәрбияләү. Эксперимент нәтиҗәләренә сөенә белү теләге тәрбияләү.

Әзерлек эше: тоз турында рәсемнәр карау, тозның барлыкка килү юллары турында мәгълүмат бирү; матур әдәбият уку, тозны буяу, тоз ярдәмендә рәсемнәр ясау, тозлы камыр ярдәмендә уенчыклар ясау; тоз кристаллары үстерү.

Билингваль компонент: тоз –соль.

Җиһазлау: тоз салынган савытлар, зурайткыч пыяла (лупа), кашыклар, боз, стаканнар, чи йомырка, тоз һәм пороллон салынган капчыклар, сулы стаканннар, пипетка.

Шөгыль барышы.

Кулны кулларга алдык.

Зур түгәрәк ясадык.

Берне уңга атладык,

Берне сулга атладык.

Уртага без җыелдык,

Урныбызгы борылдык.

Бер елмайдык, күз кыстык,

Кунакларга борылдык.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез, кунакларның уч төпләрен тотып карыйк әле.Уч төпләре җылымы. Әйе. Кунакларның уч төпләре җылы, алар безнең белән үзләренең җылылыклары белән уртаклаштылар. Әйдәгез, курыйкмый гына, матур итеп шөгылләнер өчен, урыннарыбызга утырыйк.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән галимнәр булырбыз, ә төркемебез – фәнни лаборатория. Бүген без сезнең белән тоз белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Аның төрле үзенчәлекләрен тәҗрибәләр аша ачыкларбыз.

Тәрбияче: Тәҗрибәләргә керешкәнче, искә төшереп китик әле, тозның нинди төрләрен беләбез? (вак тоз, эре тоз, диңгез тозы) . Алдыгыздагы савытлардан һәр төрле тозны табыйк әле. (Слай 2)

Тәрбияче: Тозның кайдан барлыкка килгәнен дә искә төшереп китик, балалар. (Слайд 3).

Тәрбияче: Ә тозны без кайларда кулланабыз? ( ашарга пешергәндә, дәвалану өчен, кышка консервалар ясаганда) (Слай 4)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез кунакларга тоз белән нинди эшләр башкарганыбызны да сөйләп китик. Без тозны буядык, тоз белән рәсемнәр ясадык, тоз кристаллары үстердек. (Слайд 5,6,7)

Тәҗрибә №1. Тозның исе юк.

Савыттагы тозны иснәп карау юлы белән тозның исе юклыгын ачыклыйлар.

Нәтиҗә: тоз – иссез. (Слай 8)

Тәҗрибә №2. Тозның тәме – тозлы.

Тоз болгаткан кашыкка тел тидереп карап, тозның тәмен ачыклау.

Нәтиҗә: тозның тәме – тозлы. (Слайд 9)

Тәҗрибә №3. Тоз –чәчелүчән.

Савыттан тозны подноска чәчеп карау юлы белән, тозның чәчелүчәнлеген ачыклау.

Нәтиҗә: тоз чәчелүчән.

Тәҗрибә №4.Тозның төзелешен тикшерү.

Зурайткыч пыяла аша тозны тикшерү.

Нәтиҗә: тоз вак кристаллардан тора. (Слайд 11)

Тәҗрибә №5. Тоз суны сеңдерә.

Тозга пипетка белән су тамызып карау.

Нәтиҗә: тоз суны сеңдерә.(Слайд 12)

Тәҗрибә №6. Тоз суда эри.

Сулы стаканга бер кашык тоз салу. Тозның эрегәнлеген күзәтү.

Нәтиҗә: тоз суда эри. (Слайд 13)

Тәҗрибә №7. Тоз бозны эретә.

Боз салынган савытларга тоз сибү. Бозның тоз ярдәмендә эрүен күзәтү.

Нәтиҗә: тоз бозны эретә. (Слайд 14)

Сәләмәтлек минуты. (тозлы сукмаклардан атлап йөрү)

Сукмактан атлап барам, 1-2-3-4.

Аякларны күтәреп, 1-2 -3-4.

Бер урында таптанам,

Бер-ике атлап алам.

Сау-сәләмәт мин булам,

Сукмактан атлап барам. (Слайд 15)

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер мин сезгә әкият – табышмак тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз.

Ике ишәк йөк алып бара. Бер ишәк тозлы капчык күтәргән. Ә икенче ишәк пороллон салган капчык күтәргән. Ничек уйлыйсыз, кайсы ишәкнең йөге авыррак? ( тозлы капчык күтәргән ишәкнең) Әйдәгез, алдыгыздагы капчыкларны күтәреп крагыз әле. Әйе, тозлы капчыклар авыррак.

Ишәкләрнең юлы елга аша үткән. Елгадан чыккач, кайсы ишәкнең йөге авыррак дип уйлыйсыз? Әйдәге ике капчыкны да сулы савытка салып карыйк әле. Капчыклар белән ни булыр икән? (тозлы капчык җиңеләйде, чөнки тоз эреде. Ә пороллон салган капчык авырайды, чөнки пороллон тозлы суны сеңдерде).(Слайд 16)

Тәҗрибә №8. Тозлы суда йомырка батмый.

Ике стаканда су салынган . берсенә тоз салып эретәбез. Тозлы суга салган йомырканың батмавын күзәтү. Моның тоз суның тыгызлыгын арттыруына бәйле икәнлеген аңлату.

Нәтиҗә. Тозлы суда йомырка батмый. (Слайд 17).

Тәрбияче: Балалар, без бүген тоз турында бик күп мәгълүматлар белдек. Лабораториядәге хезмәтләребез ошадымы? Әйдәгез, нәтиҗәләр чыгарып китик инде. (Слайд 18)



Новые публикации

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц…

План-конспект образовательной деятельности с детьми первой младшей группы «Покормите птиц зимой»

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника

Музейная педагогика как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника Глобальные перемены в социокультурной жизни, связанные с переоценкой общественных ценностей, повысили интерес к разностороннему...

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок»

Конспект физкультурного занятия в старшей группе «Путешествие в городок» Цель: Закрепить знания детей о русской народной игре «Городки». Задачи: 1. Развивать силу, координацию, глазомер...

Читайте также

Краткосрочный проект для детей старшего дошкольного и младшего школьного возраста…

Краткосрочный проект для детей старшего дошкольного и младшего школьного возраста «У войны - не детское лицо!» Раздел 1. Информационная карта проекта Тип...

Конспект квест-игры на тему «Прогулка по городу Ижевску»

Конспект квест-игры на тему «Прогулка по городу Ижевску» Для детей старшего дошкольного возраста Цель: продолжать закреплять у детей знания, полученные в течении...

Сценарий спортивного развлечения к Всемирному дню футбола 10 декабря «Необычный…

Сценарий спортивного развлечения к Всемирному дню футбола 10 декабря «Необычный матч» для детей старшего дошкольного возраста Цель:  Создание благоприятной эмоциональной атмосферы...

Читайте также

Патриотическое воспитание детей в студии «Дошкольник» - 2023

Патриотическое воспитание детей в студии «Дошкольник» - 2023 В преддверии праздника «День защитника Отечества» дети, родители и педагоги студии «Дошкольник» Панюкова...

Патриотическое воспитание дошкольников в ДОУ

Патриотическое воспитание дошкольников в ДОУ Первые чувства гражданственности и патриотизма. Доступны ли они малышам? Дошкольникам особенно старшего возраста, доступно чувство любви...

Песенное творчество на музыкальных занятиях в ДОУ

Песенное творчество на музыкальных занятиях в ДОУ Успешность творческих проявлений детей в данном виде творчества зависит от развития музыкальных способностей (ладового...